Сәламәтлек хәзер мөһим: 2024 елда 1 миллионнан артык татарстанлы диспансерлаштыру һәм профилактик карау узган

2025 елның 18 марты, сишәмбе

2024 елда Татарстанда диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерүләр барышында табиблар 3,2 мең кешегә яман шеш диагнозын куйган.  Аларның авыруның 77% очрагы башлангыч стадиядә ачыкланган. Узган елны Татарстанда миллионнан артык кеше диспансерлаштыру, тагын 350 меңе — профилактик карау  узган. Башкалада 1175 яман шеш очрагы ачыкланган, шуларның 78%ы — авыруның башлангыч стадияләрендә. Онкологик авыруларны иртә диагностикалау дәвалауны тизрәк башларга һәм авыруның ремиссиясенә ирешергә ярдәм итә. Диспансерлаштыруга яки профилактик медицина тикшерүенә «Дәүләтхезмәтләре» порталында, медицина оешмасы телефоны яки поликлиника регистратурасында язылырга мөмкин. Профилактик чаралар узу өчен РФ гражданины паспорты һәм ММИ полисы гына кирәк булачак. Тикшерүне эш көннәрендә, шул исәптән кичке вакытта, яки шимбә көннәрендә узарга мөмкин. Диспансерлаштыру вакытында эш бирүче эш хакын саклап хезмәткәрне эштән азат итә. Исегезгә төшерәбез, диспансерлаштыру «Озын һәм актив гомер» илкүләм проектының «Һәркемгә сәламәтлек» федераль проекты нигезендә үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International