2025 елның 17 апрелендә Кама аръягы һәм Нурлат шәһәренең төбәк тарих музеенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм нацизмга каршы көрәштә тынычлык һәм бердәмлек елына багышланган «Зирәкләр ярышы» интеллектуаль уены узачак. Чара яшьләрне патриотик тәрбияләүгә, интеллектуаль сәләтне үстерүгә һәм команда рухын ныгытуга юнәлдерелгән.
Катнашуга Нурлат районы, Нурлат шәһәре һәм якын-тирә районнар оешмаларыннан 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге эшче яшьләр командалары чакырыла. Һәр команда 6 кешедән торырга, капитан сайларга, исем һәм девиз уйлап табарга тиеш. Команда составы һәм исеме күрсәтелгән гаризалар 2025 елның 10 апреленә кадәр түбәндәге электрон почтага кабул ителә: nurlat-museum@mail.ru.
Катнашучыларга туган якның тарихы, мәдәнияте һәм героик үткәне белән бәйле сорауларга җавап бирергә туры киләчәк. Җавап хокукы барысыннан да тизрәк дөрес карар биргән команда ала. Һәр дөрес җавап өчен бер очко бирелә. Уен барышын һәм нәтиҗәләрне санауны музей хезмәткәрләреннән торган жюри контрольдә тотачак.
Җиңүчегә ТР Нурлат муниципаль районының «Мәдәният үсеше үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе кубок һәм дипломнары тапшырачак. II һәм III урыннарны алган командалар да дипломнар белән бүләкләнәчәк.
«Зирәкләр ярышы» - ул эрудицияне тикшерү генә түгел, ә Бөек Җиңү геройларын искә алу мөмкинлеге дә. Үзегезне күрсәтү һәм тарихи хәтерне саклауга өлеш кертү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!