16 мартта Әлмәттә сәләтле башкаручыларны берләштергән Рәис Нәгыймов исемендәге «Урсал-тауда» халыкара фестиваль-конкурсы узды.
«Сәләт» балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Фортепиано» номинациясендә үзләрен күрсәтеп, призлы урыннар яулады.
Анастасия Крайнова I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды (укытучысы - А.Ж.Стрельникова). Анна Германова һәм Софья Шугаева II дәрәҗә лауреатлар булдылар (укытучылары – А.Ж. Стрельникова һәм В. А. Бадина).
Күренекле мәдәният эшлеклесе Рәис Нәгыймов исемен йөртүче фестиваль-конкурсы гадәттәгечә яшь талантларны хуплый, аларга халыкара сәхнәдә осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Яшь музыкантларны һәм педагогларны якты җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар телибез!