Нурлат аграрийларын иртә яз куркытмый

2025 елның 16 марты, якшәмбе

Районда язгы кыр эшләренә 106 миллион сумга яңа техника сатып алынган, 42 млн. сумлык запас частьләр кайтарылган.

«Чистаполье» холдинг компаниясенең безнең районда урнашкан 14нче һәм 15нче агрофирмаларында быел язгы кыр эшләрен өр-яңа техника кулланып башлап җибәрәчәкләр. Тәҗрибәле тракторчы Васыйл Гыйльфановның техникасына да әле тузан да кунмаган дияргә була. Югары җитештерүчәнлеккә ия «Кировец» маркалы тракторны һич икеләнмичә узган көздә ышанып тапшырганнар аңа. Тракторы гына түгел, тагылма агрегатлары да тулысы белән яңа. Узган елда  көзге чәчү вакытында аларны сынап карарга өлгергән инде һәм бик канәгать калган.

– Трактор, аңа тагыла торган барлык агрегатлар да искиткеч уңайлы итеп  эшләнгән. Трактор автомат тизлек тартмасы белән җиһазланган, «автопилот» системасы бар. Болар барысы да эшне шактый җиңеләйтә, - ди механизатор. - Техника яңа булгач, әлбәттә, кышын ремонт белән мәшәкатьләр тумады, шулай да мин аны карап чыктым, әзерләдем, иртәгәдән кырга чыгарга була. Язгы кыр эшләрен тулы әзерлек һәм көр кәеф белән көтәбез.

Васыйл Исмәгыйль улының механизаторлык стажы 40 елга якын. Бу еллар эчендә ул төрле язларны күргән һәм быел язгы кыр эшләренә иртәрәк керешергә туры килер дип уйлый. Әмма агрофирма коллективын бу һич тә куркытмый, чөнки бүгеннән инде бөтен техникалары әзерлек сызыгында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International