Дамир Ишкинеев торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2025 елның 16 марты, якшәмбе

Торак-коммуналь һәм көнкүреш хезмәте хезмәткәрләрен, ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм!

Торак-коммуналь хуҗалык - ял һәм бәйрәм көннәре булмаган иң катлаулы тармакларның берсе. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре карамагында меңләгән йортлар һәм котельныйлар, катлаулы инженерлык коммуникацияләре бар. Алардан бу гаять зур механизмның һәрвакыт тотрыклы эшләве, ә өзеклекләр, булган очракта исә, оператив рәвештә бетерелүе таләп ителә. Армый-талмый куйган көндәлек хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!

Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы Дамир Ишкинеев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International