Нурлат районы Казанда узган ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим итте

2025 елның 15 марты, шимбә

Бүген Нурлат муниципаль районы «Казан» агросәнәгать паркының ярминкә мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортименты белән Казан халкын сөендерде.

Район күп еллар дәвамында югары сыйфатлы продукцияне арзан бәядән уңышлы сата, шәһәр халкының ышанычын яулый.

"Нурлатлыларга – авыл җирлекләре башлыкларына, җитештерүчеләргә һәм эшмәкәрләргә – хезмәтләре, туган җиребездә үстерелгән тәмле һәм экологик чиста продукцияләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм!"- дип билгеләп үтте Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International