Район Башлыгы Дамир Ишкинеев изге Рамазан ае уңаеннан традицион ифтар мәҗлесен уздырды

2025 елның 15 марты, шимбә

Ифтар ашына бик күп кунаклар җыелды.

Изге Рамазан ае уңаеннан Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев ифтар мәҗлесен аш оештырды. Төрле буын вәкилләрен берләштергән әлеге чара, Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә узды. 

Ифтар күпсанлы кунакларны җыйды, алар арасында Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Аксакаллар советы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, Чирмешән һәм Аксубай районнары башлыклары Рамил Әйбәтов һәм Алмаз Мингулов, район мөхтәсибе Якуб хәзрәт Сәлахетдинов, шулай ук Яр Чаллы һәм Казандагы Нурлат якташлык җәмгыятьләре вәкилләре – Әхәт Галәветдинов һәм Рәмзия Галләметдинова. Имам-хатыйблар, ветераннар, волонтерлар, авыл җирлекләре башлыклары, актив райондашлар һәм башкалар да читтә калмады. 

Мансур хәзрәт Җәләлетдин кунакларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән мөрәҗәгать итте, рухи кыйммәтләрне һәм конфессияара диалогны саклауның мөһимлегенә басым ясады. Хәзрәтнең шәхси истәлекләре очрашуга аеруча җылылык өстәде.  

"Нурлатта булу минем өчен зур мәртәбә, мин бит -  сезнең якташыгыз Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның шәкерте. 80нче елларда мин аның җитәкчелегендә Мәрҗани мәчетендә эшләдем, кыйммәтле тәҗрибә тупладым. Бүген без үзебезнең укытучы исемен йөртүче үзәккә җыелдык,һәм бу  бик символик. Рамазан ае ашаудан тыелу гына түгел, сүзләрне, фикерләрне һәм гамәлләрне чистарту вакыты да булсын", - дип ассызыклады ул.

Намаздан соң кунаклар ифтар ашыннан авыз ите, биредә мәдәни традицияләргә аерым игътибар белән әзерләнгән татар һәм мөселман ашлары тәкъдим ителде. Кичә барлык катнашучыларны берләштергән тынычлык, иминлек һәм бердәмлек турында күмәк дога кылу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International