Нурлатның яшь талантлары «Сандугач сайрар илем» фестиваленең финал этабында уңышлы чыгыш ясады

2025 елның 14 марты, җомга

«Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан «Каракүз» мәдәниятне һәм сәнгатне үстерү программасы кысаларында оештырылган бу зур чара яңадан бөтен төбәктән яшь талантларны җыйды. Фестивальдә Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы 15 торак пункттан килгән 46 вокаль ансамбль катнашты.

Быел фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм «Татнефть» компаниясенең 75 еллыгына багышланганды.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ольга Ильина җитәкчелегендәге «Эсперанса» эстрада бию ансамбле «Тылдагы бию» яңа бию номеры премьерасын тәкъдим итте. Коллективның якты һәм эмоциональ чыгышы жюри тарафыннан югары бәяләнде, һәм ансамбль “Хореография Эстрада биюе" номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Ольга Ильинага Рәхмәт хаты тапшырылды.

«Сәләт» балалар сәнгать мәктәбенең «Незабудки» хореография коллективы да уңышлы чыгыш ясады. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Надежда Хворостьева җитәкчелегендә яшь биючеләр «Хореография» номинациясендә II дәрәҗә лауреат исемен яулады. 

«Сандугач сайрар илем» фестивале инде күп еллар балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади потенциалын ачу өчен мөһим мәйданчык булып тора, шулай ук яшьләр арасында сәнгатьне һәм мәдәниятне популярлаштыруга ярдәм итә. Нурлат коллективларының мондый дәрәҗәле чарада катнашуы аларның остазлары һәм ата-аналары өчен горурлык кына түгел, яшь артистларның югары әзерлекле булуларын да раслый. 

Барлык катнашучыларны һәм аларның җитәкчеләрен лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International