Көн саен берничә миллион россияле 38 меңгә якын почта элемтәсе бүлекчәсенә килә. 26 меңнән артык бүлекчә авыл җирендә, ерак һәм барып җитү авыр булган территорияләрдә урнашкан, кайбер биналар төзекләндерүгә мохтаҗ. 2022 елдан Президент йөкләмәсе буенча «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты кысаларында мондый бүлекләрне модернизацияләү һәм тиешле хәлгә китерү буенча масштаблы проект гамәлгә ашырыла.
Тавыш бирүдә дәүләт хезмәтләрендә расланган исәп язуы булган 18 яшьтән өлкәнрәк РФ гражданнары катнаша ала (https://www.gosuslugi.ru/help/faq/login/2)
Мәҗбүри шартлар:
• 1 тапкыр гына тавыш бирергә мөмкин;
• Тавыш бирү объекты — бары тик 1 почта бүлекчәсе генә;
* Бүлек сезнең даими теркәлү төбәгендә урнашкан.
✔ ️Тавыш бирү өчен РФнең 81 төбәгендә Россия Почтасының 17 меңнән артык бүлекчәсе файдалана ала. Әгәр сезнең бүлекчә исемлектә булмаса,мөгаен, ул инде ремонтланган яки канәгатьләнерлек хәлдә.
Төбәктә иң күп тавыш җыйган бүлекчәләрдән исемлек төзиячәкләр, ул 2030 елга кадәр почта бүлекчәләрендә капиталь ремонтны өстенлекле уздыру планы нигезенә салыначак.
Тавыш бирүгә сылтама (https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/498278/). 2025 елның 24 мартына кадәр (ул көнне дә кертеп) тавыш бирергә мөмкин.
Урта Камышлы, Мамык һәм Фома торак пунктларында урнашкан почта бүлекчәләре өчен тавыш бирүегезне сорыйбыз.