Утырыш Советның зур залында район Башлыгы, комиссия рәисе Дамир Ишкинеев җитәкчелегендә узды.
Актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуда комиссия әгъзалары, хокук саклау органнары, җирле үзидарә органнары, муниципаль бюджет учреждениеләре вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Көн тәртибенә өч мәсьәлә кертелде. Районның Контроль-хисап палатасы рәисе Марина Ибраһимова Нурлат районының муниципаль учреждениеләрен һәм җирле үзидарә органнарын тикшерү барышында ачыкланган җитешсезлекләр турында сөйләде. Сөйләшү барышында Дамир Ишкинеев, хокук бозуларны булдырмас өчен, җитәкчеләрне муниципаль учреждение мөлкәтен инвентаризацияләү мәсьәләләренә формаль карамаска, ә аны таләпләр нигезендә үткәрү бурычын куйды.
Мәгариф өлкәсендә коррупция күренешләренә юл куймау чаралары һәм укучыларны коррупциягә каршы белемнәрен арттыру турында район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина сөйләде. Нурлат районы Башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Рәфис Нигъмәтуллин 2025 елда керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү һәм белешмәнең тиешле формасын тутыру турында доклад белән чыгыш ясады.
Утырыш ахырында «Нурлат муниципаль районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасына үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителде.