Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге җитәкчесе итеп Минһаҗев Гомәр Фаяс улы билгеләнде.
Гомәр Фаяс улы Казанда Россия Эчке эшләр министрлыгының юридик институтын, А.Н. Туполев исемендәге техник университетны һәм илкүләм тикшеренү технология университетын тәмамлаган. Эчке эшләр органнарында хезмәтен Казан шәһәре Вахитов районының эчке эшләр идарәсендә икътисади җинаятьләргә каршы көрәш буенча оперуполномоченный булып башлый. Аннары Россия Эчке эшләр министрлыгының «Биектау» полиция бүлеге башлыгы урынбасары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары булып эшли. Минһаҗев Г. Ф. яңа вазыйфага билгеләнгәнче Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлеге башлыгы урынбасары – Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат бүлеге полиция башлыгы булып эшләгән.
Өйләнгән. Тормыш иптәше белән кыз һәм ул үстерәләр.