2025 елның 21 мартында Нурлат муниципаль районында гражданнарның хезмәт хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, гражданнарның хезмәт хокуклары һәм ирекләренең дәүләт гарантияләрен билгеләү, уңайлы хезмәт шартлары булдыру, хезмәткәрләрнең һәм эш бирүчеләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк. Чара Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан оештырылган.
Кабул итү сәгать 9:00дан сәгать 12:00гә кадәр Нурлат шәһәре, Совет урамы, 98 йорт адресы буенча урнашкан Нурлат районы администрациясе бинасында узачак.
Сәгать 12:15тән 13:15кә кадәр Нурлат районы предприятиеләре һәм шәхси эшмәкәрләренең хезмәт законнарының актуаль мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл утырышы уздырылачак.