Нурлатта «Без бергә» республика фестиваленең муниципаль этабы узды

2025 елның 11 марты, сишәмбе

Чара «Киләчәк» балалар иҗат үзәге базасында узды.

Бу якты вакыйга талантлы балаларны, аларның ата-аналарын һәм педагогларны берләштерде, чын халык иҗаты һәм мәдәни мирас бәйрәменә әверелде.

Фестивальнең төп моментларының берсе Үзәкнең өченче катында оештырылган «Россия сувенирлары» декоратив-гамәли эшләнмәләр күргәзмәсе булды. Быел күргәзмә «Ажур» концепциясе астында узды. Шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән, интернат-мәктәптән, «Киләчәк» үзәгеннән катнашучылар, шулай ук гаилә командалары уникаль эшләр: ажур яулыклар, якалар, тастымаллар, ашханә җыелмалары һәм хәтта курчаклар тәкъдим иттеләр. Һәр эшләнмә катнашучыларның осталыгын һәм иҗади якын килүен чагылдыра, традицион һөнәрләрнең матурлыгын ассызыклый.

«Киләчәк» үзәге сәхнәсендә балалар халык иҗаты конкурсы башланды. Район мәктәпләре укучылары ике яшь категориясендә үз сәләтләрен төрле номинацияләрдә күрсәттеләр: «Халык вокалы (соло)», «Халык вокаль ансамбле», «Хореография», «Инструменталь ансамбль», «Нәфис сүз», «Театр иҗаты» һәм «Иҗади гаилә».

Һәр чыгышы Республика халыкларының мәдәни традицияләрен саклап калу һәм популярлаштыруның ачык мисалы булды.

Район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Татьяна Тимофеева фестивальдә катнашучыларга һәм кунакларга мөрәҗәгать итте.

"Бүген бу залда талантлы, тырыш, позитив һәм актив балалар, аларның әти-әниләре һәм педагоглар җыелды. Республика халыкларының гореф – гадәтләрен саклавыгыз, аларны хөрмәт итүегез һәм бу мирасны киләчәк буыннарга тапшыруыгыз барыбыз өчен дә зур шатлык», - дип билгеләп үтте ул.

Нурлатта «Без бергә» фестивале иҗади казанышларны күрсәтү мәйданчыгына гына түгел, халыклар дуслыгының чын бәйрәменә дә әверелде. Ул мәдәни күптөрлелекне саклау һәм милләтара татулыкны ныгытуның мөһимлеген искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International