Узган атна ахырында Әлки районында Татарстан Республикасының һәм Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстанда танылган мелиоратор Әнвәр Залаков истәлегенә багышланган 2008-2010, 2011-2013 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча республика турниры узды.
Ярышларда 12 команда составында 200дән артык яшь көрәшче катнашты, алар арасында Нурлат спортчылары да бар иде.
Г. Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр 5 медаль яулады:
2 урын – Кыямов Азат;
3 урын-Гыймадиев Рәис, Садыйкова Ләйсән, Галиев Динар, Платонов Кирилл.
Яшь көрәшчеләрне һәм тренерларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар телибез.