Нурлатта чуаш телен саклау һәм үстерү мәсьәләсе буенча депутат катнашында фикер алыштылар

2025 елның 10 марты, дүшәмбе

Бүген Нурлат районына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов килде. Визит барышында ул Җирлекара үзәк китапханәдә узган киңәшмәдә катнашты, анда район оешмалары һәм учреждениеләре эшчәнлеге тәҗрибәсендә чуваш телен саклау һәм үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. Очрашу барышында район мәктәпләрендә чуаш телен укытуга кагылышлы проблемалы мәсьәләләргә дә кагылдылар. Бүгенге көндә Нурлат районында 7 мәктәптә чуаш телен өйрәнәләр, ике балалар бакчасында белем һәм тәрбия чуаш телендә алып барыла, шәһәр балалар бакчаларында да шундый төркемнәр бар.

ТР Дәүләт Советы депутаты шулай ук Егоркино урта гомумибелем мәктәбендә булды. Биредә ул туган якны өйрәнү музее, китапханә фонды белән танышты, балаларның чыгышларын карады, мәктәп коллективы һәм укучылар белән аралашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International