Нурлатта комиссия подвалларны тикшерде

2025 елның 10 марты, дүшәмбе

"Бүген без подвалларның бер өлешен тикшердек. Нигездә, алар сыену һәм ышыклану урыннары таләпләренә туры килә. Идарәче компанияләр булган җитешсезлекләрне кыска вакыт эчендә бетерергә тиеш. Бу атна дәвамында барлык идарәче компанияләрне йөреп чыгарга, аларның җитәкчеләренең күрсәтмәләрне ничек үтәвен тикшерергә, сыену һәм ышыклану урыннарының торышын яхшырту өчен бурычлар куярга ниятлибез", - дип аңлатты Дамир Азат улы.

Яшьлек микрорайонында Комиссия Совет урамындагы 185, 187, 189 һәм Дуслык урамындагы 75нче йортларның подвалларын карап чыкты.

"Безнең идарәче компания 19 күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтә, аларның барысында да подвал бүлмәләре бар, хәзерге вакытта алар – 10, – дип билгеләп үтте «Городок» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Рөстәм Сафиуллин. - Подваллар коры, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта аларда озак вакыт ышыкланып торырга мөмкин. Район җитәкчелеге аларга төшү юлларын оештыру, биеклекләр арасындагы аерманы, яктыртуны тәртипкә китерү бурычын куйды».

Рамил Хөсәенов Дуслык урамындагы 75нче йортта 40 ел яши.

«Безнең подвал коры, бүген ышыкланырга мөмкин булса да, без бернидән дә курыкмыйбыз», – дип уртаклашты ул.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин әйтүенчә, Нурлатта күпфатирлы йортларның подвалларын ышык урын итеп файдалануга әзерләү буенча актив эш алып барыла. Аларда эскәмияләр урнаштырылачак, су запасы каралачак, яктырту проблемасы хәл ителәчәк һ. б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International