Бу көннәрдә Яңа Әлмәткә керү юлында ук урнашкан Фәнил Гарифуллинның фермер хуҗалыгында да эш кайный.
Ферма бинасы яп-якты, иркен, бөтен җирдә тәртип, сыерлары көн саен мул сөт белән сөендерә.
–92 баш савым сыерыбыз, һәркайсыннан уртача 25 килограмм сөт савабыз, төп керем шуннан бүгенге көндә. Сыерларның күпчелек өлеше ташлаткан әле. Мартта бозаулаганнан соң сөт күләме артачак, - ди фермер.
Сөткә бәяләр арту сәбәпле, фермер киләчәктә савым сыерлары санын арттырырга уйлый. Пермь краеның бер хуҗалыгы белән 50дән артыграк баш нәселле терлек кайтару турында килешү төзелгән инде, карантин срогы беткәч, Яңа Әлмәткә күченәчәк алар.
- Сыерларның санын 150 башка җиткерергә уйлыйм. Бозауларны моңа кадәр сатып җибәрә торган идек, хәзер аларны үзебездә калдырырга ниятлибез. Тана бозаулар терлекне яңартуга, үгезләр симертүгә китәчәк, - дип дәвам итте фермер.
Терлекләр өчен янәшәдәге буш бинаны ремонтларга исәбе. Бу хактагы планнарын район Башлыгы Дамир Ишкинеевка да җиткерде. Бинаны рәсмиләштерү эшләре барып чыкса, җиң сызганып эшкә керешмәкче була. Аның әлеге ниятләрен районның иң тәҗрибәле фермерларыннан берсе булган, кырлары Зирекледә урнашкан Наил Хәйбуллин да хуплый. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә ул Фәнил Гарифуллинга һәрьяклап ярдәм итә.
- Үземнең фермер хуҗалыгымны да 2014 елда Наил Атауллович киңәше, хәер-фатихасы белән башлап җибәргән идем. Аның ышанычын, киңәшләрен, ярдәмен бүген дә тоям. Терлек азыгы белән дә булыша, рәхмәт аңарга, - ди фермер.