2025 елның 9 мартында Нурлат районы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2025 елның 8 марты, шимбә

Якшәмбе, 9 мартта, Нурлатта аязучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшем булмаячак. Иртән һәм көндез бераз кар, урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендә уртача явым-төшем булуы ихтимал.

Кайбер районнарда томан; иртән урыны белән бозлавык.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, иртән һәм көндез урыны белән 15-18 м/с тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-9˚.

Көндез максималь температура 0..+3˚.

Юлларда урыны белән көчле бозлавык.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International