Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезне чын күңелдән 8 Март - Халыкара хатын – кызлар көне белән котлыйм!
Әлеге матур бәйрәм сез көн саен якыннарыгызга бүләк итә торган ихлас елмаюлар, күңел җылысы, белән тулы. Сез - гаилә учагының нигезе, балаларыгызга илһам бирүче, тормыш иптәшегез өчен терәк, әти-әниләрегез өчен төп ярдәмче, тормышның төрле өлкәләрендә алыштыргысыз хезмәткәр. Сезнең зирәклегегез, игелегегез һәм ихтыяр көчегез районыбыз үсешенә уңай йогынты ясый, тирә – юньдәгеләрнең тормышын нурландыра.
Тырыш хезмәтегез, кайгыртучанлыгыгыз һәм көндәлек тормышта игелекле эшләргә вакыт таба белүегез өчен рәхмәт сезгә.
Язның бу матур көнендә туганнарыгыз сезгә үз мәхәббәтләрен бүләк итсен, хезмәттәшләрегез соклануларын белдерсен, һәр мизгелдән тәм табып яшәгез! Сезгә нык сәламәтлек, чиксез энергия, җан тынычлыгы, тыныч күк йөзе яңа якты казанышларга ирешүегезне телим. Тормышыгыз язгы кояш нурлары кебек якты, уяна башлаган табигать кебек саф булсын. Бәйрәм белән, кадерле хатын-кызлар!
Дамир Ишкинеев, Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгы