«Грани» мәдәни-ял үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Герой әнисенә чәчәкләр» акциясе узды. Чараның аерым кунагы Бади кушаматлы махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчы булды. Ул 4нче мәктәпнең 3нче сыйныф укучылары белән хәрби хезмәт турындагы истәлекләре белән уртаклашты, балаларның сорауларына җавап бирде һәм аларга ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде.
Очрашуның төп кунаклары – мобилизацияләнгән сугышчыларның әниләре Гөлсирә Шәйдуллина һәм Лилиана Габдуллина. Аларның уллары - 2022 елдан бирле мобилизация буенча махсус хәрби операция зонасында. Үзәк директоры Динә Хөҗҗәтова кунакларга “МХО хәрбиләр күзләре белән” («СВО глазами солдата») тематик күргәзмәсен тәкъдим итте, хәрби сугышчы хатын-кызларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итте, чара барлык катнашучыларда ихлас хисләр уятты.
Программаны «Грани» хезмәткәрләренең иҗади номерлары тулыландырды. Чара формаль булмаган аралашу белән тәмамланды: катнашучылар, рәхмәт һәм өмет сүзләре белән уртаклашып, чәй өстәле янында әңгәмәне дәвам иттеләр.