Каһарман сугышчыларның әниләре өчен ифтар: Яңа Иглай авыл җирлегендә хатын-кызлар, иман һәм өмет бәйрәмнәрен берләштереп билгеләп уттеләр

2025 елның 7 марты, җомга

8 Март алдыннан Яңа Иглай авыл җирлегендә ифтар мәҗлесе булып узды, анда махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләрен, шулай ук фронтка һәм якташларга ярдәм итүдә өлеш кертүче хатын-кыз волонтерларны чакырдылар.

Чара җирлектә яшәүче 20 хатын-кызны берләштерде. Кунаклар арасында хәрби сугышчыларның әниләре дә, айлар буе госпитальләр өчен урын-җир һәм мендәрләр тегүче, гуманитар ярдәм җыючы актив авылдашлар да бар иде.

Чараны Яңа Иглай авыл җирлеге башкарма комитеты мәдәният йорты коллективы, район Советы депутаты, «Татарстан-Яңа гасыр» иҗтимагый оешмасының Нурлат территориаль бүлеге җитәкчесе Илнур Хәнәфиев һәм «Хәрби туганлык» иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге белән берлектә оештырды.

 Бәйрәм кичәсе рамазанның рухи әһәмиятен – шәфкатьлелек һәм бердәмлек чорын искә төшерүче Коръән сүрәләрен укудан башланды. Чара барышында хатын – кызларны якынлашып килүче бәйрәм-Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар, барлык катнашучылар да тизрәк тынычлык урнаштыру һәм якташларының исән-сау кайтуын сорап дога кылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International