Нурлатта мәгариф системасын үстерү буенча стратегик сессия узды

2025 елның 7 марты, җомга

Сессия эшендә мәктәпкәчә белем, гомуми белем һәм балаларга өстәмә белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Биредә гомуми белем бирү оешмаларында мәгариф системасының төп юнәлешләре - 2025 елда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек, 2024-2025 уку елында олимпиадаларда катнашу, физик культура укытучыларының эше, укучыларны патриотик тәрбияләү турында турында фикер алыштылар. Сөйләшү бик конструктив узды, барлык борчыган һәм актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Сессиягә йомгак ясап, Дамир Азат улы җитәкчеләр белән бергә мәгариф алдында торган төп бурычларны билгеләде, СВО ярдәм итү буенча волонтерлык хәрәкәтендә активрак катнашырга өндәде.

Сессия бүләкләү белән тәмамланды: яшьләр арасында патриотик тәрбия алып барган  өчен 9нчы мәктәпнең физик культура укытучысы Алексей Тихоновка, 2нче мәктәпнең физик культура укытучысы Эмиль Галләмовка, Нурлат техникумының физик культура укытучысы Анатолий Григорьевка, 1нче урта мәктәп директорының тәрбия буенча киңәшчесе Ксения Мөхәммәтҗановага медаль тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International