Бүген, 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Нурлат шәһәренең ЗАГС бүлегендә «Яңа туган балага бүләк» дигән җылы акция узды.
Хезмәткәрләр беренче балалары туган 9 гаиләне, шулай ук күп балалы гаиләләрне котладылар.
Кадерле әниләр һәм әбиләр, сезне якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз! Һәр туган көн сезгә шатлык, күңелле яңалыклар һәм якты мизгелләр алып килсен. Сезгә романтика, наз һәм мәхәббәт, нык сәламәтлек һәм ихлас елмаюлар телибез. Тормышыгыз бәхет һәм җылылык белән тулып торсын!