Нурлат эшмәкәрләре Роспотребнадзор белгечләренә сораулар бирә алачак

2025 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

2025 елның 13 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Нурлатта Роспотребназдор «Бердәм ачык ишекләр көне»н үткәрәчәк.

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын арттыру максатларында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе (алга таба - Идарә) республика территориясендәге идарәдә һәм Идарәнең 12 территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көнен оештыра.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең (Татарстан) Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлегендә Нурлат шәһәре, Мәктәп урамы,10 адресы буенча теләгән һәркемгә 2-08-83, 2-05-38 консультацияләр бирәчәкләр.

Бердәм «Ачык ишекләр» көннәрен уздыруның  максаты - идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә түләүсез консультация ярдәме күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International