Нурлат районында 2024-2025 уку елы сезоны мәктәп футбол Лигасына старт бирелде.
Ярышларда 2011-2012 һәм 2013-2014 елгы егетләр һәм кызлар командалары катнаша.
Турнир «Туп» заманча футбол манежы базасында уза, анда югары дәрәҗәдәге ярышлар уздыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Лига уеннары районда яшүсмерләр футболын үстерү, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм яшь спортчылар арасында команда рухын ныгыту өчен мөһим мәйданчыкка әверелде