Иске Әмзә авылыннан Шәйдуллиннар гаиләсе үз фермер хуҗалыгында 500 башка якын ат һәм эре мөгезле терлек асрыйлар

2025 елның 4 марты, сишәмбе

Бу - гаиләнең 11 еллык тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

Бүген Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев Иске Әмзәдән Флюра һәм Алмаз Шәйдуллиннарның крестьян-фермер хуҗалыгында булды һәм эшләрнең ничек оештырылуы белән шәхсән танышты.

Шәйдуллиннар үзләренең фермер хуҗалыгын 2013 елда оештырган. Фермерлар үзләре әйтүенчә, эшне 7 баш эре мөгезле терлектән һәм элеккеге колхоз фермаларының ярым җимерек биналарыннан башлаганнар. Бүген монда эре мөгезле терлек һәм атлар саны 500 гә җиткән, шулардан 150 – савым сыерлар, 100 дән артык ат.

"Бүген сөт терлекчелеге белән шөгыльләнү табышлы өлкә булып тора. Сөтнең килограммы 46 сумнан сатыла. Ә көнгә 3,5 тоннага якын сөт савабыз. Бер сыердан уртача тәүлеклек савым 23-24 килограмм тәшкил итә, - ди КФХ башлыгы Алмаз Шәйдуллин. - Бөтен табышны хуҗалыкны үстерүгә юнәлтәбез, техника сатып алабыз, терлекчелек биналарын ремонтлыйбыз. Терлекләрне ашатуга аерым игътибар бирәбез".

Кышлату чоры ахырына якынлашып килә, әмма шуңа да карамастан, Шәйдуллиннарның азык запасы күп, аны үз җирләрендә җәй көне әзерлиләр. Ә бу көннәрдә алар язгы кыр эшләренең яңа сезонына әзерлек белән мәшгуль.

Ахырдан район башлыгы фермерларга башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм эшләрендә яңа уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International