Быел яңа балалар сәламәтләндерү лагере беренче кунакларын кабул итәчәк.
Яңа Әмзә авылында урнашкан «Заречный» балалар лагере төзелеше төгәлләнеп килә. Лагерьның койма белән әйләндереп алынган территориясе бүген ерактан ук үзенең матур биналары белән игътибарны җәлеп итә. Подряд оешмасы көче белән биредә 120 урынга исәпләнгән 4 йокы корпусы, ашханә, медицина пункты, клуб, склад һәм КПП төзелгән. Эчтә, әйтергә кирәк, эшләр төгәлләнгән инде: бүлмәара ишекләр урнаштырылган, сантехника куелган... тиздән корпусларга җиһазлар да алып кайтып куярга мөмкин булачак.
"Биредә эш кыш буена да тукталмады. Янгыннан саклау сигнализациясе, интернет, видеокүзәтү, электр уты үткәрелде. Аларны эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре алып барыла. Кар эреп беткәч, территорияне төзекләндерүгә, агачлар, чәчәкләр утыртуга керешергә мөмкин булачак. Спорт мәйданчыкларын җиһазлау эшләрен төгәллибез", - дип сөйләде подряд оешмасы прорабы Фирзәт Гыйльметдинов.
Лагерь төзелеше барышы - Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеевның шәхси контролендә. Бүген ул биредә җаваплы затлар һәм подряд оешмалары вәкилләре белән чираттагы эшлекле киңәшмәне уздырды. Дамир Азат улы барлык корпусларны да карап чыкты, төзелешкә кагылышлы барлык детальләр һәм мәсьәләләр турында киңәшмәдә катнашучылар белән фикер алышты.