Нурлат районының авыл җирлекләренең ике җитәкчесе яңа хезмәт автомобильләренә лаек булды

2025 елның 4 марты, сишәмбе

Аларга 2024 елда муниципаль берәмлекнең социаль-икътисадый үсешендә ирешелгән нәтиҗәләр өчен машиналар тапшырылган.

"Бу хакта безгә узган елның декабрь азагында узган «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIX съездында ук игълан иттеләр. Һәм менә шушы көннәрдә автомобильләр тапшырылды", - дип уртаклашты Мамык авыл җирлеге башлыгы Валерий Рыжков, ул Татарстан Республикасы авыл җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләренең 100 җитәкчесе исәбендә яңа хезмәт автомобилен алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International