Бүген атналык планеркада Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев Нурлат автомобиль юллары идарәсенең яңа баш инженерын тәкъдим итте.
НУАДның баш инженеры итеп Нәфис Рәис улы Гыймалетдинов билгеләнде. Ул югары белемле, «Төзелеш материаллары, эшләнмәләр һәм конструкцияләр җитештерү» белгечлеге буенча Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлаган.
НУАДта Нәфис Гыймалетдинов 2011 елдан бирле хезмәт куя. Юл мастеры булып эшли башлый, производство-техник хезмәт инженеры, юл участогы эшләрен җитештерүче булып эшләү тәҗрибәсе бар. 2018-2020 елларда ул - баш инженер вазифасында, соңыннан – «Нэс Профэксперт» кече инновацион предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең асфальт-бетон цехы башлыгы, сыйфатны контрольдә тоту инженеры булып эшләгән.
Дамир Ишкинеев яңа баш инженерга уңышлар теләде, киләчәктә дә үзара аңлашып уңышлы хезмәттәшлек итүгә өмет белдерде