Бүләкләнүчеләр арасында Зәйнәп Гыйрфан кызы Кыямова да бар. Июнь аенда аңа 101 яшь тулачак. Бөек Ватан сугышы елларында Зәйнәп Гыйрфан кызы Мәскәүдә станоклар төзү заводында эшли.
Хәлимә Харис кызы Вафина да яшүсмер чагында тылда эшли башлый: аңа Бөек Ватан сугышы башланганда 14 кенә яшь була. Башта колхозда, аннары Ярославльдә «торф»та эшли. Аның яшьтәше Мария Ивановна Данилова, аңа быел 98 яшь тула, сугыш елларында да, аннан соң да колхозда эшли, нинди генә участокка җибәрсәләр дә, бернинди эштән дә курыкмый, барысын да зур җаваплылык белән башкара.
Район Башлыгы Дамир Ишкинеев һәр тыл хезмәтчәне белән аралашты, медальләр тапшырды, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек теләде. Район Башлыгы интернат-йортның волонтерлык эшчәнлеге белән дә танышты: биредә шәмнәр ясау белән шөгыльләнәләр, ә күптән түгел маскировка челтәрләре үрә башлаганнар. Монда интернат - йортта яшәүчеләр дә актив катнаша.
"Зур рәхмәт сезгә. Болар барысы да сугышчыларга бик кирәк", - диде Дамир Ишкинеев.