Нурлатта Дамир Ишкинеев Бөек Ватан сугышы ветеранына медаль тапшырды

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

Антонина Андреевна Агапова 1927 елның 8 августында туган. Хәрби хезмәткә аны 1944 елда алалар, моңа кадәр ул Нурлат станциясендә товар конторасында эшли. Аның сугыш юлы Берлинга кадәр диярлек барып җитә. Антонина Агапова 1945 елның октябрендә демобилизацияләнә, тимер юл станциясендә үлчәүче булып эшләвен дәвам итә. Ветеранның бүләкләре күп, ә бүген Дамир Ишкинеев «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медале белән бергә Антонина Андреевна Агаповага «Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины» таныклыгын һәм билгесен тапшырды.

Район башлыгы Антонина Андреевнага сугыш елларында күрсәткән батырлыгы өчен рәхмәт белдерде, аңа ныклы сәламәтлек теләде. Бүген ветеран Антонина Агапова оныгы белән аның игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яши.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International