«Хәрби туганлык» вәкилләре СВО зонасына чираттагы гуманитар йөкне илтте

2025 елның 3 марты, дүшәмбе

Бу атнада алар фронт яны районнарына чираттагы гуманитар сәфәрләреннән кайттылар, аның кысаларында якташларыбызга кирәкле әйберләр һәм азык-төлек алып бардылар.

Воробей позывнойлы сугышчы ике ел дәвамында үзе дә СВО зонасына гуманитар сәфәргә йөргән булган, ярты ел элек алгы сызыкта безнең тыныч күкне саклаучылар сафларына кушылырга карар кылган. Кыска вакытлы ялга кайтуы исә «Хәрби туганлык»ның чираттагы сәфәргә әзерлеге чорына туры килгән.

- Элеккеге кебек үк кирәкле әйберләрне төяшергә дип килдем. Үзем алгы сызыкта солдат хезмәте узып кайтканнан соң, сугышчыларның якташлар белән очрашуларны, туган яктан килгән посылкаларны, туганнары һәм якыннарыннан сәламнәрне ничек көтеп алуларын яхшы беләм. Волонтерларга эшләре өчен рәхмәт, - дип уртаклашты ул.

Нурлатлылар бу юлы якташларыбызга 8 берәмлек техника илткәннәр, шул исәптән квадроцикллар, мотоцикллар, автомобильләрнең берсен СВОда һәлак булган нурлатлының әтисе биргән.

 

– Без сугышчыларның заявкалары буенча эшлибез, моннан тыш, Нурлат хуҗабикәләре әзерләгән озак вакытлар саклана торган ризыклар, тәм-томнар,  җирле тегүчеләр теккән җылы киемнәр, медикаментлар, гигиена чаралары һәм башка кирәкле әйберләрне алып бардык. Егетләргә алгы сызыкта матди ярдәм белән бергә рухи яктан булышу кирәклеген дә беләбез. Шуңа күрә әйберләрне илткәч чын күңелдән аралашабыз, хәлләрен белешәбез, – дип сөйләде сәфәрдә катнашучыларның берсе, «Хәрби туганлык» вәкиле Рәсим Бакиров, бу юлы гуманитар йөкнең күләме 32 тоннадан артыграк булуын билгеләп.

Волонтерларның сәфәре Ватанны саклаучылар көненә туры килде һәм якташ сугышчыларыбыз өчен чын бүләк булды. «Хәрби туганлыкка», районыбыз җитәкчелеге һәм барлык битараф булмаган халкына зур рәхмәт! Сез безгә чираттагы тапкыр ялгыз булмавыбызны, безне онытмавыгыз кайгыртуыгызны күрсәттегез», – дип рәхмәт белдерделәр Нурлат сугышчылары үзләренең видео сәламләүләрендә. Күп санлы посылкалар белән бергә алар район газетасының яңа саннарын да алдылар. Район газетасына өч телдә язылуны солдат-якташларыбыз өчен иганәчеләребез махсус рәсмиләштерде, ә  без, «Нурлат информ» коллективы, һәр тартмага Ватанны саклаучылар көне алдыннан үткәрелгән “Без синең белән, солдат" бәйгебездә катнашкан балаларның котлау открыткаларын,  күчтәнәчләребезне дә салдык. Һәм җавап итеп буш вакытларында яраткан газеталарын кулларына алган сугышчыларның фотосурәтләрен  алу бик күңелле булды.

Шефлыкка алынган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре бу юлы да игътибарсыз калмады, нурлатлылар гуманитар йөкнең бер өлешен әлеге торак пунктлар халкына илтеп тапшырды. Алар үз чиратларында Нурлат волонтерларына тирән рәхмәтләрен белдерде. Аларның күбесе өчен мондый ярдәм алар эләккән шартларда чын коткару чарасы булып тора. Лутугино балалар йортында тәрбияләнүчеләр Нурлат күчтәнәчләренә аеруча сөенгәннәр.

- Бердәм булганда без  күп нәрсәләр эшли алуыбызга ышанабыз. Ярдәм итәргә теләгән һәркем – азык-төлек, кием-салым яки җылы сүз белән булсынмы, үз өлешен кертә ала. Тырышлыкларыбызның бушка булмавын без беләбез. Һәр пакет, һәр посылка-ул уртак эшкә керткән өлеш ул. Сугышчыларның безнең ярдәмгә шатлануларын күрәбез, һәм бу безгә эшебезне дәвам итәргә көч бирә, - диде район башлыгы Дамир Ишкинеев, ул бу юлы да СВО зонасына гуманитар конвойны җитәкләде, алгы сызыкта якташларыбыз белән очрашты, аларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Аның белән бергә бу сәфәргә Башкарма комитет җитәкчесе Әсгать Габдуллин да барды.

“Хәрби туганлык" әгъзалары волонтерлык эшчәнлеген туктатырга җыенмый. Кайтыр юлга чыккач ук инде гуманитар ярдәм җыю буенча яңа акцияләргә, махсус операция зонасына киләсе сәфәргә әзерләнә башлаганнар. Волонтерлар ярдәм итә алганнарның барысын да аларга кушылырга чакыра. Аларның эше бит гуманитар ярдәм генә түгел, ә ил өчен авыр вакытларда чын бердәмлек һәм теләктәшлек үрнәге дә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International