Нурлат картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр учреждение коллективы башлангычында окоп шәмнәре ясыйлар

2025 елның 2 марты, якшәмбе

Вера Ханина һәм Елена Шебунинская Нурлатта ярты ел гына яшиләр әле, узган елның августында тагын 8 якташлары белән Курск өлкәсеннән күченеп килергә мәҗбүр булды алар. Кече Ватаннарындагы кайгылы вакыйгаларга кадәр социаль тәэминат йортында яшәгәннәр.

- Хәрби хәрәкәтләрнең нәрсә икәнен бик яхшы беләбез,  телевизордан да өлкәбездәге вакыйгалар турындагы яңалыкларны даими карап барабыз. Сугышчыларга ярдәм итәргә кирәк. Шуңа күрә үз өлешебезне кертергә тырышабыз, менә окоп шәмнәре ясарга да бик теләп алындык, - дип билгеләп үтте Елена Павловна.

Интернат-йортта окоп шәмнәрен узган ел ахырында ясый башлаганнар. Учреждение белгечләре, акча җыеп, парафин сатып алганнар, катыргы әзерләгәннәр. Монда окоп шәмнәре өчен савытларга да кытлык юк - консервланган яшелчәләр социаль хезмәтләр алучыларның көндәлек рационына керә. Шәмнәр ясауга, әлбәттә инде, өлкәннәрне дә  җәлеп итәләр.

– Без савытларны башта, этикеткалары җиңел салынсын өчен, җылы суга салабыз, аннары бергәләп юабыз да, өстәлләргә каплап киптерәбез, - дип сөйләде тәрбияче Надежда Таймуллина.

Консерв банкалары әзер булгач, аларга тасмалап киселгән катыргыларны чорнап салырга һәм парафин коярга гына кала. Аны куркынычсызлык максатларыннан учреждение белгечләре үзләре эретә.

Окоп шәмнәренең беренче партиясен Яңа ел алдыннан махсус хәрби операция зонасына Нурлат волонтерлары аша җибәрергә өлгергәннәр. Шушы көннәрдә тагын 50 кг парафин сатып алып яңа эшкә тотынганнар. Вера Ханина, Елена Шебунинская, Валентина Вафина, Сания Бикинеева һәм Мария Абрамова шәмнәр ясала торган бүлмәгә беренчеләрдән булып килгәннәр.

– Иң кыены-катыргыны бөтерә башлау, аннары барысы да майланганча бара, - дип уртаклашты Валентина Ивановна. Әлбәттә, бергәләп эшкә тотынсаң, ул тизрәк җайлана да инде. Кыска гына вакыт эчендә хатын-кызлар катыргы тасмаларын пөхтә итеп урнаштырып та куйдылар, филтә турында да онытмадылар.

 Барысы да солдатларга барып җитсен, окоп шәмнәре аларга җылылык, яктылык бүләк итсен. Ә без сугышчыларның тизрәк җиңү белән туганнары һәм якыннары янына кайтуларын телибез, - диде Вера Ханина.

Учреждение директоры Илфат Гыймадиев сүзләренә караганда, уртак көч белән биредә 180ләп окоп шәме ясалган. Аларны пөхтә итеп төреп һәм Ватанны саклаучыларга җылы теләктәшлек сүзләре язып, алар шәмнәрне "Барысы да җиңү өчен. Нурлат” хәйрия фонды волонтерларына илтеп тапшырганнар. Әмма махсус операциядә катнашучыларга ярдәмнәре моның белән генә чикләнми әле, тиздән интернат - йортта яшәүчеләр маскировка челтәрләрен дә үрә башлаячаклар, моның өчен кирәкле чималлары бар инде. Ә җәй көне файдалы чәйләр әзерләү өчен үләннәр җыю һәм киптерү белән шөгыльләнәчәкләр. Аларның һәр яхшы башлангычы сугышчыларга сизелерлек файда һәм ярдәм китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International