Рамазан аеның беренче көнендә Нурлат районы Башлыгы Бикүле авылында узган ифтарда катнашты

2025 елның 2 марты, якшәмбе

Чараны Бикүле мәчете имамы Габелхәмит хәзрәт Рәхмәтуллин һәм Фаил Гафиятуллин һәм Фәнил Зәйдуллин гаиләләре оештырды. 

Ифтар ашына 150ләп кеше җыелды.

Габделхәмит хәзрәт Рәхмәтуллинның вәгазеннән соң һәм ифтар мәҗлесеннән соң кунаклар һәм авыл халкы берничә рәт булып тезелеп, имам җитәкчелегендә кичке намазны укыды.

Имам-хатыйб Бикүледә яшәүчеләрнең рухи кыйммәтләрен һәм бердәмлеген ныгыту өчен мондый чараларның мөһимлеген билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, Рамазан ае – дога кылу һәм ураза тоту өчен генә түгел, ә миһербанлык күрсәтү, мохтаҗларга ярдәм итү һәм кешеләр арасындагы элемтәләрне ныгыту вакыты да. 

Намаздан соң барлык катнашучылар да мул итеп әзерләнгән өстәлләр артына җыелды. Традиция буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар аерым бүлмәләрдә утыра.

Дамир Ишкинеев җыелучыларны изге Рамазан ае башлану белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек, барлык авыл халкына уңышлар һәм гаилә иминлеге теләде. 

Ифтар мәҗлесе җылы һәм дустанә атмосферада узды. Катнашучылар мөселманнар өчен шундый мөһим чорда бергә җыелу мөмкинлеге өчен шатлыкларын белдереп, рәхмәтләре белән уртаклаштылар. Чара традицияләрнең һәм рухи кыйммәтләрнең, яшьләренә һәм социаль статусына карамастан, кешеләрне бергә берләштерүнең ачык мисалы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International