Нурлат халкы Май чабу бәйрәмен зурлап уздырды

2025 елның 1 марты, шимбә

Күңел ачу чаралары шәһәрнең үзәк мәйданында узды.

Традиция буенча Бөек Пост алдыннан атна дәвамында билгеләп үтелә торган бу славян бәйрәме күпмилләтле Нурлатта яшәүчеләрнең барысында да зур популярлык казанды. Моның шулай икәнлеге бәйрәм вакытында ачык күренде: бу чарада җирле халык та, ял көннәрендә туганнары һәм якыннарына килгән кунаклар да актив катнашты. 

Әйлән-бәйлән, җыр, бию, конкурслар, мастер-класслар, тематик фотозоналар һәм, әлбәттә инде, коймак белән сыйлау катнашучыларны җәлеп итте. Балалар өчен төрле ярышлар һәм эстафеталар белән спорт мәйданчыклары оештырылды, анда һәркем җитезлек, зирәклекне күрсәтә, призлар ала һәм дуслары белән вакытны күңелле үткәрү мөмкинлеген алды. 

Бәйрәмдә сәүдә нокталары эшләде, анда тәмле ризыкларны татып карарга һәм кайнар чәй белән җылынырга мөмкин иде. Ә «Театр» скверында бу вакытта театральләштерелгән йөреш тә һәм бәйрәм концерты да барды, һәр чара Май чабу бәйрәме атмосферасына ачык төсләр өстәде.

Барлык катнашучыларны бәйрәм белән Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев котлады.

"Май чабу кышның язга күчүен символлаштыра. Яз җитте, ул зур адымнар белән атлап килә. Барыгызга да игелек, җылылык, бәхет, нык сәламәтлек, баш өстендә тыныч күк йөзе телим. Бәйрәм белән!"- диде Дамир Азат улы.

Бәйрәмнең иң матур бизәкләренең берсе, әлбәттә, костюмлы тамаша булды. Мәйданда матур "тере" күргәзмә оештырылды: иң яхшы Май чабу бәйрәме костюмын сайлауга багышланган «Сударыня Масленица» конкурсы кысаларында районның мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре, шулай ук Халыклар дуслыгы йорты коллективы бәйрәмнең креатив һәм якты образларын күрсәтте. Мисал өчен, «Әкият» балалар бакчасы коллективы конкурста берьюлы берничә костюм – Май чабу, Барыня - сударыня, Сударь, Скоморох, Марфушенька - душенька костюмнары белән катнашты, моңа өстәп, учреждение хезмәткәрләре Май чабу бәйрәменең төп атрибуты - карачкы – курчак сынын да ясадылар. Рус киез итеген кигән «Шатлык» балалар бакчасының май чабу образы да бәйрәм кунакларының игътибарын ерактан җәлеп итте. Конкурста барлыгы 19 учреждение катнашты. Алар барысы да үз костюмнарын сәхнәдә күпсанлы тамашачылар алдында тәкъдим иттеләр, дефиле күрсәттеләр. Соңыннан бәйрәм кунаклары белән бергә әйлән-бәйлән уйнадылар.

Ә бәйрәмнең иң мавыктыргыч мизгеле кыш белән хушлашу һәм язны каршы алу билгесе булган карачкыны яндыру булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International