Нурлатның «Омтылыш» нәфис гимнастика студиясендә шөгыльләнүче 11 кыз «Золушка» турнирында бик уңышлы чыгыш ясады. Яшь спортчылар 11 бүләк яулады: 2 алтын, 3 көмеш һәм 6 бронза медаль.
Предметсыз чыгыш ясаган Феодосия Колесникова һәм турнирның иң яшь катнашучысы Рената Мөхәммәдьярова алтын медальгә лаек булдылар.
Көмешкә Ләйлә Вилданова, Сафия Тямаева һәм Сәидә Мөхәммәдрәхимова лаек булдылар.
Сәминә Хәбибрахманова, Стефания Сторожук, Гөлназ Фәтхетдинова, Розалина Сәмигуллина, шулай ук турнирның дебютантлары Марьяна Семенова һәм Милана Лютикова бронза медальләргә лаек булдылар.
"Беренче тапкыр чыгыш ясаучылар өчен һәрвакыт аеруча борчылам. Балаларның ничек дулкынлануларын күрәм һәм аларга ярдәм итәргә, үз-үзләренә ышанычны ныгытырга тырышам. Мин үземнең кызларыма берсүзсез ышанам, аларның тренировкаларда ничек тырышып эшләүләрен беләм бит. Шундый көчле, максатчан һәм җиңүләргә әзер кызлар миндә кала да инде», - дип билгеләп үтте тренер Зифа Сәгъдиева.
Яшь гимнастларны һәм аларның тренерларын бик яхшы нәтиҗәләре белән котлыйбыз!