Дамир Ишкинеев Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты

2025 елның 28 феврале, җомга

Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.

2024 елда республика сәнәгате һәм кулланучылар базары эшенә йомгаклауга һәм 2025 елга куелган бурычларга багышланган чара «Казан-Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында узды.

Фикер алышуның төп темасы производстволарның нәтиҗәлелеген арттыруга заманча алымнар булды. Утырышта Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, шулай ук Россия төбәкләре вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үтүенчә, катлаулы икътисадый шартларга карамастан, республикада планлы үсеш дәвам итә. Предприятиеләр яңа кооперацион һәм логистик элемтәләрне уңышлы төзеп, импортны алыштыру кысаларында проектларны гамәлгә ашыруга ирешкән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International