Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев Водяновлар гаиләсенә торак алу өчен социаль түләү алу хокукы турында таныклыкны тапшырды.
Очрашу конференц-залда узды. Дамир Азат улы өч бала тәрбияләүче ирле-хатынлы Илмира һәм Евгений Водяновлар белән сөйләшкәндә аларның тормышы, киләчәккә планнары белән кызыксынды.
"Чын күңелдән сезне котлыйбыз! Бәхетле, озак яшәгез, гаиләгез тагын да киңәеп китсен. Сезнеке кебек зур, бәхетле гаиләне күрүебезгә без бик шат», – диде район Башлыгы, гаиләгә таныклык, чәчәкләр һәм бүләк тапшырып.
"Сезгә игътибарыгыз һәм кайгыртуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Дөньядагы тормышның яхшылыкка һәм гаделлеккә корылган булуына чираттагы тапкыр инанам", - диде җавап сүзендә гаилә башлыгы Евгений Водянов.
Торак сатып алуга социаль түләү «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» региональ проекты кысаларында гамәлдә.
Социаль түләүне Водяновлар гаиләсе фатир алу өчен алынган ипотека кредитын түләүгә файдаланырга ниятли.
#ТРЯшьләренәТорак