“Минем бизнес" үзәге махсус хәрби операция ветераннарын һәм аларның гаилә әгъзаларын эшмәкәрлеккә өйрәтү программасында катнашырга чакыра

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

Экспертлар бизнесны нульдән ачу турында сөйләячәк. Бизнес-процессларны оештыру мөһим тема була: персонал эзләү һәм сайлау, продукцияне сату базарларын киңәйтү һәм алга этәрү каналларын куллану.

Укыту шулай ук шәхси эшмәкәрлек яисә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять ачу, салым салу режимын сайлау, товарларны һәм хезмәт күрсәтүләрне нәтиҗәле сату, сата торган сайтлар булдыру, клиентлар белән эшләү һәм бизнес өчен хезмәткәрләр эзләү процессларын үз эченә ала, бу исә булачак эшмәкәрләрне комплекслы әзерләүне тәэмин итә.

Искәртик, махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаиләләре өчен укыту программасы 2024 елда эшли башлаган иде. Беренче агымда 25 кеше катнашты.

Укулар 15-16 мартта түбәндәге адрес буенча узачак: Казан, Ямашев пр., 1, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы филиалы.

Уку программасына гаризаны түбәндәге сайтта бирергә мөмкин: https://svobizness.ru/

 Программа "Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад" милли проекты буенча гамәлгә ашырыла

 Телеграмда мөһим булган "Мой бизнес | Республика Татарстан" каналын күзәтегез .https://t.me/dom_pred_fpp_rt), шулай ук безне «Дзен» да укыгыз (https://dzen.ru/dom_pred

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International