кабул итәчәк
Сишәмбе көнне, 2025 елның 4 мартында, Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Сөярголов һәм Татарстан Республикасы Башлыгы (Рәисе) каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Әбделганиев бергәләп бизнес вәкилләрен кабул итәчәкләр.
Очрашу Алабуга шәһәре, Нефтьчеләр проспекты, 30нчы йорт адресы буенча урнашкан Алабуга муниципаль районы администрациясе бинасында узачак.
Кабул итү башлану вакыты – сәгать 10:00да.
Түбәндәге телефоннар буенча алдан язылу кирәк:
8 (843)291-19-25
8 (843) 291-19-04.
Шалтыратулар эш көннәрендә 9:00дан 18:00гә кадәр кабул ителә.
Татарстан Прокуратурасы яңалыклары каналына язылырга мөмкин(https://t.me/prokrt)