2025 елның 4 мартында Алабугада бизнес вәкилләрен уртак кабул итү узачак.
Чараны Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Сөярголов һәм Татарстан Республикасы Башлыгы (рәисе) каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Әбделганиев үткәрә.
Очрашу Алабуга муниципаль районы администрациясе бинасында узачак: Алабуга шәһәре, Нефтьчеләр проспекты, 30 йорт.
Кабул итү көндезге 10:00да башланачак.
Катнашу өчен түбәндәге телефоннар буенча шалтыратып алдан язылу кирәк:
- 8 (843) 291-19-25,
- 8 (843) 291-19-04.
Шалтыратулар эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр кабул ителә.
Сораулар бирү һәм хакимият вәкилләре белән актуаль проблемалар турында фикер алышу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.