Нурлатның яшь тәрбиячеләре өчен семинар: тәҗрибә уртаклашу һәм ярдәм

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

25 февраль көнне «Кояшкай» балалар бакчасында яшь тәрбиячеләр өчен практик юнәлешле семинар узды.

Тәҗрибәле остаз Нэля Кульметьева балалар белән эшләүдә нейроуеннар куллану буенча мастер-класс үткәрде. Назлыгөл Могыйнова һәм Гөлия Рәхимҗанова балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү өчен дидактик уеннар куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Профсоюз оешмасы лидеры Фәридә Сәгыйрова педагоглар белән социаль ярдәм чаралары турында сөйләште һәм яжгыраган сорауларга җавап бирде. Яшь тәрбиячеләр шулай ук үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм хатын-кызлар бәйрәме алдыннан бүләкләр алдылар. Очрашу җылы һәм продуктив атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International