“Ачылмаган сер ул – мәхәббәт!" исемле шигырьләр җыентыгы Нурлат районы җитәкчелеге һәм китапханә коллективы ярдәме белән дөнья күрде.
200 данә тираж белән каты тышлы китап Чабаксардагы “ Яңа заман”(«Новое время») типографиясендә басылган. Җыентыкта авторның күпкырлы талантын чагылдырган 170тән артык лирик әсәре тупланган.
Иҗат кичәсе җылы һәм күңелле атмосферада узды. Әлфия Миншакировнага изге теләкләр һәм котлау сүзләре белән китапханә директоры Роза Липатова, шагыйрәләр Сәкинә Хәйруллина һәм Фәүзия Мөхәммәтова, шулай ук район ветераннар советы рәисе Разия Садретдинова мөрәҗәгать итте. Әлфия Төхфәтуллинага үз вакытында укучыларга юл ачкан «Дуслык» район газетасы вәкилләреннән аерым котлау сүзләре яңгырады.
Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова шагыйрәгә Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды, аның татар мәдәнияте һәм әдәбияты үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте.
Кичәдә район китапханәчеләре башкаруында шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Чара әдәбият сөючеләрне берләштергән чын шигърият бәйрәменә әверелде.
Әдәби чара азагында Әлфия Миншакировна барлык кунакларга, шулай ук якыннарына җылы сүзләре һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм үзенең иҗади планнары белән уртаклашты. Шагыйрә үзенең иҗади багажында әле бастырылмаган шигырьләрнең күп булуын, киләчәктә укучылары белән шатланып уртаклашачагын билгеләп үтте.
Китапны тәкъдир итү автор өчен генә түгел, Нурлат районының барлык әдәби җәмәгатьчелеге өчен дә мөһим вакыйга булды, ул авторларны иҗатка рухландырды һәм укучылар арасында шигърияткә мәхәббәтне ныгытты.