Депутат гражданнарны онлайн-кабул итәчәк.
2025 елның 5 мартында сәгать 10:00да «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Мәгъзүм Сәлахов халыкны онлайн кабул итәчәк.
Кабул итү барышында сез сораулар бирә, тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итә яки хәл ителергә тиешле проблемалар турында сөйли аласыз.
Онлайн-кабул итүдә катнашу өчен 8 (84345) 2-28-24 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.