Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Шәфкать» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән берлектә «Хатын-кыз игътибары» кайнар телефон линиясен оештыра.
Чара 2025 елның 28 февралендә 10:00нан 15:00кә кадәр узачак.
Акциянең максаты - хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә мәгълүмати һәм психологик ярдәм күрсәтү. Татарстан халкы хәрбиләр өчен хокуклар һәм ташламалар белән бәйле сораулар бирә, шулай ук башка актуаль темалар буенча консультацияләр ала алачак.
Кайнар линия телефоннары:
- 8 (843) 236-00-71
+7 (960) 049-68-14 (WhatsApp сораулары өчен).
Инициатива хәрбиләрне һәм аларның якыннарын социаль яклауны ныгытуга, шулай ук мөмкин булган ярдәм чаралары турында хәбәрдарлыкны арттыруга юнәлдерелгән. Читтә калмагыз-шалтыратыгыз һәм ярдәм алырсыз!