21-22 февраль көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган фулл-контакт бүлегендә шөгыльләнүчеләр арасында кикбоксинг турниры узды.
Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә яшь спортчылар тренерлар Казаев Евгений Сергеевич һәм Никаненков Руслан Владимирович җитәкчелегендә бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте:
Иван Кириллов, Искәндәр Шәяхмәтов, Радель Ярушин, Владислав Кудряшов, Тимур Лютиков, Радмир Ярушкин, Илья Кузнецов һәм Илдар Абдуллин - алтын, Мөслим Расаев, Назар Логинов һәм Александр Михайлов көмеш медальләр яулады. Иван Еремов һәм Раил Ивандеев-бронза.
Булачак яклаучыларыбызны ярышларда уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз! Спортта алга таба да яңа казанышлар телибез, ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, Олимпия югарылыгына таба алга барсыннар, дип телибез!