Дамир Ишкинеев нурлатлыларны 23 февраль бәйрәме белән котлады

2025 елның 23 феврале, якшәмбе

Сезне Ватанны саклаучылар көне - батырлык, намус һәм туган илгә чиксез тугрылык бәйрәме белән тәбрик итәм!

Җиңүнең 80 еллыгы елында без Бөек Ватан сугышы елларында гаять зур тырышлык һәм корбаннар бәрабәренә тынычлык яулаган кешеләрне, фидакарь хезмәтләре белән Җиңүне якынайткан тыл хезмәтчәннәрен рәхмәт белән искә алабыз. Алар илебезне басып алучылардан саклап кына калмадылар, киләчәк буыннарга тыныч күк йөзе астында яшәү мөмкинлеген дә бүләк иттеләр.

Данлыклы традицияләрне дәвам иттереп, бүгенге көндә махсус операциядә булган, илебез чикләрен саклаучы һәм  гражданнарның иминлеген тәэмин итүче хәрбиләргә аерым рәхмәт сүзләрен белдерәм. Аларның хезмәте – хәрби ант һәм бурычка тугрылык, ватанпәрвәрлек һәм фидакарьлек үрнәге.

Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, иминлек телим! Гаиләләрегездә мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен. Батырлыгыгыз алдында баш иям, илебех хакына куйган һәм бүген дә дәвам иттерелә торган барлык эшләрегез өчен чиксез рәхмәтләремне белдерәм!

Дамир Ишкинеев, Нурлат районы һәм шәһәре Башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International