Нурлат белән Луганск шәһәрләрен телекүпер тоташтырачак

2025 елның 22 феврале, шимбә

«Вместе» телекүпере беренче тапкыр «ТНВ-Татарстан» һәм «Луганск 24»телеканаллары арасында узачак. Аның кысаларында туры эфирда алгы сызыктагы сугышчылар үзләренең туганнары һәм якыннары белән аралаша, кызыксындырган сорауларны бирә алачак. Проект Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган.

Нурлатлылар катнашындагы туры эфирны сез дә 23 февральдә 12.00 сәгатьтә «ТНВ» телеканалында карый аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International