Тукай районында яшәүче якташыбыз Минталип Миңнеханов “Дуслык" ордены белән бүләкләнде

2025 елның 22 феврале, шимбә

Кәкре Атау авылында туып үсеп, беренче хезмәт чыныгуын туган җирендә алган Минталип Миңнеханов - республиканың иң күренекле фермерларыннан берсе. Игенчелек хезмәтенең барлык нечкәлекләрен тоеп,  җирне яратып эшләүбәрәкәтле  мул уңыш белән сөендерә. Үз хуҗалыгында җитештерелгән яшелчәләр белән Яр Чаллының социаль инфраструктура объектларын, башлыча, балалар бакчаларын, мәктәпләр һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрен тәэмин итә, эре сәүдә челтәрләре белән дә эшли. Тукай районы фермерлар ассоциациясен җитәкли, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать вәкиле буларак та киңкырлы эшчәнлек алып бара, республиканың башка фермерлары белән үз тәҗрибәсен бүлешә.

– Бу көннәрдә язгы кыр эшләренә әзерләнәбез,-дип уртаклашты якташыбыз.  Крестьян эше беркайчан да туктап тормый бит ул. Ашламалар әзерлибез, орлыклык материаллар кайтаруга килешүләр төзибез. Тагы бер - яңа универсаль яшелчә саклагыч төзелеше тәмамланып килә, ул безгә продукция күләмен тагын да арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Техниканың әзерлеген кайгыртабыз. Быел яз үзенчәлекле килер дип көтелә, шуңа да әзер булып торырга кирәк.

Куелган бурычларны уңышлы хәл итүдә төп таянычы - гаиләсе. Фермерларның тулы бер гаилә династиясенә нигез салган кеше ул. Балалары һәм оныклары шулай ук крестьян-фермер хуҗалыгында эшлиләр.

- Уңышлы фермерлыкның нигезе - тату гаиләдә, диләр бит. Моның белән тулысынча килешәм. Тормыш иптәшең, балалар һәм оныкларың белән бер фикердә булып, уртак максатка ирешү өстендә эшләү бик мөһим, – ди ул.  Һәм минемчә, шундый дәрәҗәле орденга лаек булуымда аларның да казанышы зур. Республикабыз хөкүмәтенең безнең хезмәтне күреп, шулай югары бәяләгән икән, бу безнең өчен чын горурлык.

Минталип Миңнехановның авыл хуҗалыгындагы 60 еллык  хезмәт стажы, “Россиянең атказанган фермеры”, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән дәрәҗәле исемнәр, орденнар, медальләр белән билгеләп үтелгән. Моннан тыш, хәйриячелек белән шөгыльләнергә, якташларына ярдәм итәргә һәрчак мөмкинлек таба. Язылу кампанияләре чорында безнең газетаны да ярдәмсез калдырмый. Барлык нурлатлылар исеменнән без Минталип Исмәгыйль улын әлеге югары бүләк белән котлыйбыз һәм аңа яңадан-яңа уңышлар телибез.

ФОТО -  ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ РӘИСЕ РӘСМИ САЙТЫ АРХИВЫННАН

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International