Нурлат шәһәренең 8нче урта мәктәбе укучысы Сабина Бәширова «Снежный снайпер» пневматик винтовкасыннан ату белән биатлон буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең икенче турында катнашты. Ул «Мирный» чаңгы-биатлон комплексында 18-20 февраль көннәрендә узды. Бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, яшь спортчы ике беренче урынны яулады. Сабина узышта иң яхшысы булды, шулай ук команда эстафетасында да уңышка иреште.
Сабинаны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!